Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
фото

Җиңү көне Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында башланды

09 май 2026, 13:20

45

0

0

Анда тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, локаль сугышлар ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары катнашты

Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь армиячеләрне сәламләгәннән соң, театральләштерелгән күренеш башланды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары сугыш дәһшәтен, ул китергән югалтуларны сәхнәләштерде.

Веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасын район Советы һәм Башкарма комитеты башлады. Алар иҗтимагый совет һәм ветераннар советы белән берлектә Җиңүче солдат һәйкәленә венок салдылар. Венок һәм чәчәкләр салуда оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, локаль сугышларда һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Чик сакчылары, Хәрби һава десанты гаскәрләре көне, Хәрби диңгез гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, әрмән диаспорасы вәкилләре катнашты. Чарага кунак булып килгән тыл һәм хезмәт ветераннары, авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре һәм аерым гражданнар да мемориаль комплекста чәчәкләр салдылар.

Тантаналы өлештән соң район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өч тапкыр автомат залпы бирде. 

Римма Афзалова фотолары. 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев