Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
фото

Яңа Карамалы авылы төзелүгә 100 ел

07 июля 2025, 14:37

122

0

0

5 июль көнне Яңа Карамалы авылында зур вакыйга - авыл төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Сабан туе узды

5 июль көнне Яңа Карамалы авылында зур вакыйга - авыл төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Сабан туе узды.

Бәйрәм сценарие авыл тарихына искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, күңел ачу рәвешендә төзелгән. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде, иң өлкән яшьтәге апалары - 94 яшьлек Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевкә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәхнәдә бер гасырлык юбилей елында 4нче балалары туган Жанна һәм Малик Вәлиевләр гаиләсе, авыл тормышында актив катнашкан, аның олуг тарихын булдырган хезмәт кешеләре - механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, авыл тарихында якты эз калдырган тагын бик күп кешеләр зурланды. Илгиз Низамов, Лилия Садриева да бертөркем яңакарамалыларга бүләкләр тапшырды.

Сәхнәгә Яңа Карамалы авылына нигез салган Гата Мәҗитовның балалары, туганнары, нәсел-ыруы мәйдан түрендә хөрмәтләнде, алар үзләренең истәлекләре белән бүлеште.

Авыл халыкы, күпләп җыелган бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнашты, биеде, җырлады, күңел ачты. Сабан туенда сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен аттракционнар да бар иде. Теләгән кеше күләгәдә ял итә, тамак ялгап ала алды. Мәйдан янында үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Әзһәр Галиев әби-бабайлары эшләгән элекке авыл хуҗалыгы техникасын балалар да күрсен дип дип, махсус әзерләп алып килгән. Биредә бүген дә авыл хуҗалыгында кулланылучы тракторлар да бар.

Авыл, район үзешчәннәренең, "Яшь йөрәкләр", "Тукай бизәкләре" бию коллективларының, махсус кунаклар Алинә һәм Азат Кәримовларның, Салават Хаковның матур җырлары, дәртле биюләре чарага аерым бер ямь бирде. Караңгыга кадәр барган зур бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

Гөлназ Җәлилова репортажы

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев