Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
фото

Бүген З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим район Советының IV чакырылыш XXXIX отчет сессиясе узды

19 февраля 2025, 15:47

423

0

0

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты

Мөслим район Советының отчет сессиясе район мәдәният йортында үтте. Сессия кунагының эш сәфәре район политехник техникумындагы яңа класслар белән танышудан башланды. Биредә ул эретеп ябыштыру, “Агромастер” җитештерү компаниясе һәм машина төзелеше классларының җиһазланышы белән танышты, укучыларның дәрестә ничек шөгыльләнүен күзәтте.Район мәдәният йортында фойесында күргәзмә әзерләнде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелүче ярдәм, аларның төрләре, мөслимлеләр тарафыннан МХО зонасына озатылырга әзерләнүче ярдәмгә багышланган иде.Сессия эшендә район Советы депутатлары, район җәмәгатьчелеге локаль сугыш ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр, район җәмагатьчелеге, оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашты.Мөслим районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турындагы чыгыш белән район башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин таныштырды.Өстәмә чыгышлар да тыңланды. “Туган як – Родные края” агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангиров агрофирманың 2024 елда ирешелгән уңышлары, башкарылган эшләре хакында сөйләде.“Егет без!” төркеме җитәкчесе, волонтер Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операциягә баргач күргән хис-кичерешләре, күңелендәге истәлекләр белән уртаклашты.Марат Җәббаров республикада үткәрелгән мөһим чаралар турында сөйләде. Мөслим районының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Сессиядә катнашучы тыл ветераннарына, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләргә, волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.Тыл ветераннары Метрәй авылыннан Мирзанур Галимов, Баланлы авылыннан Илисәй Имамов һәм Михайловка авылыннан Роза Гайсинага “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды.РФ Президенты В. Путин Указы нигезендә махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Олег Демидов II дәрәҗә “За храбрость” медале белән бүләкләнде.Машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше һәм Татарстан Республикасында нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган мактаулы төзүчесе” исеме “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка бирелде.Сессиядә шулай ук районның аграр-сәнәгать, мәгариф, җирле үзидарәләр, муниципаль хезмәт тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән бертөркем алдынгыларга истәлекле бүләкләр бирелде.

Фәридә Гайнетдинова һәм Рәмилә Сәләмова фотолары 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев