Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
фото

28 май – Чик сакчылары көне буларак билгеләп үтелә

28 мая 2025, 09:36

161

0

0

Әлеге уңайдан бүген Метрәй авылында истәлекле чара узды

Метрәй авылы мәдәният йорты алдында Чик сакчылары хөрмәтенә ясалган стелла ачылды. Әлеге стелланы ясауда районның чик сакчылары да, метрәйлеләр үзләре дә финанс ярдәме күрсәткәннәр. Ә стелланы авылның чик сакчылары Фәрит Сабиров, Илдар Гайнетдинов, Руслан Габидуллин һәм Фәннүр Әхмәтҗановлар ясаган. Чараның тантаналы ачылышына районның чик сакчылары һәм Метрәй авылы халкы килгән иде. Тантананы Рүзәл Минһаҗев алып барды. Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов, чик сакчыларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Расих Ганиев, Метрәй авылы абыстае Азия Заһидуллина рәхмәт сүзләрен  җиткерделәр. Чарада Рүзәл Минһаҗев үзе һәм аның иҗат төркеме җырчысы Ильназ Морзаханов матур җырларын тәкъдим иттеләр. Тантаналы чара “Егет без” җыры белән тәмамланды.  

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев