Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
фото

Диңгез һавасы онытылмый

05 августа 2025, 08:34

131

0

0

Шул уңайдан мемориаль комплекста тантаналы чара узды

Районда сигезенче мәртәбә зурлап үткәрелүче бәйрәмне Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов ачты. Ул хәрби диңгез флотында хезмәт иткән егетләргә җылы теләкләрен җиткерде.

– Хәрби диңгез флоты көне – үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә Ватаныбызга хезмәт иткән батыр йөрәкле, кыю ир-егетләр бәйрәме. Һәрбарчагызга гаилә иминлеге, сәламәтлек, эшләрегезнең гел уң булуын телим! – диде ул.

Бертөркем хәрби диңгез флоты ветераннарына, активистларга район башлыгының һәм Татарстан диңгез пехотачыларының “Тайфун” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары, “Флотка тугрылык өчен” һәм “Хәрби диңгез флотына – 320 ел” медальләре тапшырылды.

Районыбызда хәрби диңгез флоты гаскәрләрдә хезмәт иткән 130дан артык ирегет яши. Шуларның берсе – Фирдәвес Вагыйзов. Фирдәвес абый моңлы тавышы, өздереп җырлавы белән бәйрәмгә килүчеләрне таң калдырды.

– Диңгез һавасын бүген дә сагынып искә алам. Диңгездә хезмәт иткән еллар вакыт үткән саен ешрак искә төшә. Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бу датаны ел саен көтеп ала. Тын океанда өч ел хезмәт иттем. Хезмәт вакытында төрлесе булды, берничә көн дәвам иткән штормнар әле дә күз алдында тора. Тормыш кызык инде ул: Тын океанда туган авыл сагындырды, хәзер өч ел бергә хезмәт иткән иптәшләрне сагынам, – ди Фирдәвес абый.

Диңгезчеләргә җылы теләкләрен иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, ТР Дәүләт Советының яшьләр парламенты әгъзасы, Мөслим районындагы моряклар оешмасы җитәкчесе Ринат Исламов, Хәрби диңгез флоты ветераны Алмаз Әгъләмов та җиткерде. Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары бизәде. Чара ахырында һәлак булган райондашларыбызны искә алып, Хәрби диңгез флоты стеласы алдына чәчәкләр салдылар.

– Мондый бәйрәмнәр диңгез флотында хәрби хезмәтен үткәннәр өчен бик кадерле ул. Сөйләшеп сүзләр бетми, күңел түрендә йөрткән кызыклы истәлекләр барлана. Без, диңгезчеләр, берберебезне күрергә дип, ел да очрашуларга киләбез. Уфа, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә бәйрәмне бик күңелле үткәрәләр. Быел менә Мөслимгә килергә булдык. Кияүләр биредә яшәгәч, сезнең җирлекне дә күреп китәсе, башка район-шәһәрләрдә уздырылганнары белән чагыштырасы килде. Мөслим районы гаҗәеп матур һәм төзек. Бик матур мемориаль комплексыгыз бар, афәрин! Төрле гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр истәлегенә төзелгән стела, һәйкәлләр аеруча бу урынга бер серлелек өсти, үзенчә төсмер бирә. Диңгезче булуым белән горурланам. Яшь чакларга кайтып булса, кабаттан Тын океаннарны гизәр идем, – ди Тукай районы Иске Дөреш авылыннан килгән Нәфис Гарипов.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев