Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

«Туган тел» форумында катнашты

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева Казанда узган I Бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашты.

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештырды.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы иде.

- 14 нче ноябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды. Пленар утырыштан соң мөгаллимнәр өчен методик мәйданчыклар утырышы каралган иде. Чарада мәктәп директоры Гөлшат Галиева катнашты, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

 Фото- Мөслим урта мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев