Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Каникулга планнар...

Җәйге каникулга эшләрне бүгеннән үк планлаштырып куярга кирәк.

Каникулга планнар...
Май аена керү белән, җәйге каникулга чыгасы килә башлый. Беркөнне әнием белән җәйгә планнар корып утырдык. Көннәр җылыту белән, бакчага матур-матур чәчәкләр утыртачакбыз. Җиләкләр дә өлгерә башлар, аларын да чиләк тутырып җыярбыз.
Бакчада чүп тә үсмичә тормас инде ул. Чүп утарга чыгарбыз да, арып кергәч, тәмләп чәй эчәрбез. Җәй көне су кермичә түзеп булмый инде. Мин кабартылган матрасымны алып барачакмын. Минем Дусай авылына кунакка да барасым бар әле. Качкын авылында да әбием көтә, аңа да ярдәм итәсем бар. Ооо, эшләрем бик күп. Җәйге каникул көннәре кайчан җитәр икән?!
Азалина Миргаләүова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев