Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Җен турында...

Җен-пәриләр, күренмәс кешеләр, өрәкләргә сез ышанасызмы?


Миңа өйдә гел ялгызым гына калырга туры килә. Андый вакытларда мин телевизор карыйм, китап укыйм, рәсем ясыйм. Әни белән әти киткән вакытта ишекне бикләп калырга кушалар, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска кирәк дип аңлаталар.
Шулай бервакыт өйдә утырам, шкафтан уенчык машина килеп төште.
Мин бик курыктым, җил искәндер дип, үземне тынычландырдым. Икенче вакытта без гаиләбез белән өйдә идек, тик торганда шкафның киштәсе ишелеп төште. Әтием аны рәтләп куйды. Ә беркөнне өстәлдән тәлинкә төшеп ватылды. Мин бу хәлләргә аптырадым. “Әллә безнең өйдә җен йөриме икән?” – дип уйлый башладым. Сезнең өйдә дә шундый сәер хәлләр буламы ул? Җен-пәриләр, күренмәс кешеләр, өрәкләр сезне дә куркыталармы ул?

Илназ Хафизов, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев