Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Һаман сызлый әле ул яра... (+фоторепортаж)

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде.

Ел саен бу көнне оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре коллективлары сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына җыела. Шул рәвешле райондашларыбыз Бөек ватан сугышында һәлак булганнарны искә ала.
– 22 июнь – иң фаҗигале даталарның берсе. 82 ел элек Германия СССРга һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышында 27 миллион совет гражданының гомере өзелә. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш була ул. Бу күңел ача торган көн түгел. Бүген ил күләмендә 1 минутлык тынлык игълан ителә, һәр җирлектә “Хәтер шәме” акциясе уза, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
4 ел дәвам иткән сугыш һаман да күңелләрдә яра булып сулкылдый.
– Бүгенге имин тормышыбыз өчен без яу кырында ятып калганнарга үлгәнче бурычлыбыз! Сугыш тәмамланып 80 елга якын вакыт үткәч, тагын дошманга каршы торырга туры килер дип кем уйлаган?! Махсус хәрби операциядә катнашучы балалар туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтсын иде! Һәр анага газиз баласын күкрәгенә кысып кочакларга язсын! Сугыштан кайта алмаганнарга, яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да мәңгелек дан! – диде районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәркем сугыш кырында һәлак булган, сугыштан кайткач вафат булган якыннарын искә алды.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев