Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Әниебез – безнең йөрәктә

Әниебез Зөләйха Садриева – Дусай авылы кызы. Ул 1930нчы елның 17 декабрендә дөньяга килә.

Сугыш башлангач, 11 яшьлек әниебезне звеновод итеп билгелиләр. Алар, унөч кыз, фронтка озату өчен, атлар белән Минзәләгә икмәк ташыйлар. Илдә ачлык, хәерчелек. Ачлыктан шешенеп беткән кешеләр бер сынык икмәк өчен авылдан авылга хәер сорашып йөриләр. “Басуда җыйган кәлҗемәне, каравылчыдан куркып, төнлә базда эшкәртә идек. Язга чыккач, алабута, кычыткан кебек үләннәрдән аш пешердек”, – дип сөйли иде әни.

Сугыштан соңгы елларда Яңа Сәфәр авылында җимереклекне төзекләндерүдә күп хезмәт куя ул. Баек тавыннан чыгарган таштан – кибет һәм клуб, сәмән кирпеченнән фермалар төзегәннәр. Басуда ирләр белән беррәттән икмәк чәчү, урак уру, чабагач белән ашлык сугу – берсе дә калмаган. Ул елларда бер генә сәгатькә дә эштән калырга ярамый, закон бик каты була. Эшкә чыкмаган өчен төрмәгә утырту белән янаганнар. Ул гынамы?! Салым өчен хөкүмәткә итен, маен, йонын, йомыркасын тапшырырга кирәк. Колхозчы 360 кояш көне эшләргә тиеш. Ул тулмаса, икмәк бирелмәгән. Эшкә чаң сугып чакырганнар. Хатыннар, яшь балаларын бәләкәй арбага утыртып, ерак басуларга эшкә йөргәннәр. Әниебез, күп еллар кибеттә эшләп, 3-4 гектар чөгендер эшкәртеп, барлык авыр эшләрне дә җиңеп чыга. Әниебезнең хезмәт юлы 65 ел дәвам итә. Хөкүмәтебез әниебезнең хезмәтләрен югары бәяләде. Ул тыл ветераны, хезмәт ветераны булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, тырыш хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау грамоталары күп иде.

Әниебез күп авырлыклар, югалтулар да кичерә: бер ел эчендә ирен, әтисен, апасын, улын югалта. Күпме авырлыклар кичерсә дә, сыгылып төшми ул. Башын горур тотып, иле өчен намус белән хезмәт итә. Без әниебезнең батырлыгына сокланабыз, аның белән чиксез горурланабыз. Ул безне – Гөлсәмига, Гөлзада, Зөһрә һәм Фәвәрисне – башкалардан ким- хур итичә тәрбияләп үстерде, укытып, зур тормыш юлына чыгарды. Әниебезнең көчле рухлы, ныклы һәм түзем булуына сокланабыз. Кадерлебез 83 яшендә бакыйлыкка күчсә дә, ул – безнең йөрәкләрдә.

 

Гөлзада Сәмигуллина.

 

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев