Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәйриячелек

Иганәчеләр белән үсү җиңел

“Август Групп” җәмгыяте Мөслимнең “Мирас” футбол командасына махсус спорт костюмнары бүләк итте

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. Ул Илфат Хафизов җитәкләгән футбол командасына уңышлар теләде.

– Бүген яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без кечкенә чакта футбол капкасын ике таяк арасы белән билгели идек. Хәзерге спорт корылмалары, махсус мәйданчыклар турында хыялланмадык та! Яшьләргә канәгать булып, булганны саклап яшәргә кирәк! Футбол яратучы балаларны күреп сөенәбез. Спортка тартылу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару бүген тормыш нигезе булып тора. Алга таба да уңышлар насыйп булсын сезгә! – диде Азат Әхмәтҗанов.

Командага җылы теләкләрен районның футбол федерациясе рәисе Нияз Габдрахманов, имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да җиткерде.

“Август Групп” җәмгыятенең баш инженеры Сергей Чернышов тантаналы шартларда “Мирас” спортчыларына костюмнар тапшырды.

– “Август” компаниясе төзелешләр һәм басу-кырлар белән генә түгел, бәйрәмнәр, игелекле эшләр һәм спорт белән дә тыгыз бәйләнгән. Яшь буынга, спортны үз итүче егет-кызларга ярдәм итү безнең эшчәнлекнең мөһим бер өлеше булып тора. Безнең белән үсү җиңел! Бу – безнең лозунг. Авыл җирлегендә яшәүче балалар үзләрен шәһәр балаларыннан ким-хур итеп тоярга тиеш түгел. Социаль сәясәт кысаларында башкарылган эшебез, спонсорлык ярдәмебез балаларга алга таба да яңа үрләр яуларга насыйп итсен иде, – диде Сергей Александрович.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев