Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Без бергә!” хәйрия марафонына старт бирелде
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, оешма-предприятие җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге һәм картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре катнашты
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре, киптерелгән үләннәр, төрле кайнатмалар күргәзмәсе дә чарада катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Марафонны ачып район башлыгы һәркемне әлеге игелекле эштә актив катнашырга, үзеннән өлеш кертергә чакырды. Чара район мәдәният йорты егет-кызларының һәм балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев