"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы
Салатларны элек бәйрәмгә дип, кунак килгәндә ясасак, хәзер көндәлеккә дә ясыйбыз. Мөслим кызы Лариса Гыйләҗевадан “Катлы” салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кул астында булган азык-төлектән әзерләнгән салат
Аш-су осталары арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар, хәтта мәктәп укучылары да бар. Мөслим лицееның 7 нче сыйныф укучысы Рүзәл Хәкимов безгә үзе яратып әзерли торган “Тәмле” салаты рецептын тәкъдим итә.
Безнең икенче ипиебез булган бәрәңгедән төрледән-төрле ризыклар әзерләргә мөмкин.
Тортны хәзер кибетләрдән сатып алуга карый, өйдә пешерүне кулайрак күрәбез. Мөслим урта мәктәбе укытучысы Гөлшан Мәүлиевадан торт рецепты тәкъдим итәбез.
Итле ризык яшелчә белән аеруча тәмле була. Уңган хуҗабикәләр фарш белән әзерләнә торган ашамлыкка өстенлекне күбрәк бирәләр. Чөнки ул тиз әзерләнүе белән уңайлы. Райондашыбыз Кадрия Идиятуллинадан тутырылган борыч рецепты тәкъдим итәбез.
Эремчектән тәмле шарчыклар, төрле камыр эшләнмәләре пешерергә була. Эремчек бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.
Михайловкада яшәүче Фиалка Хафизова бик тәмле итле ризыклар әзерли. Эре терлек йөрәгеннән телне йотарлык икенче аш рецепты белән бүлешә райондашыбыз.
Бакча җиләге (виктория) пешә башлады. Кайнатма ясауның иң гади рецептын тәкъдим итәбез.
Шампиньон гөмбәсеннән тиз әзерләнә торган салат тәкъдим итәбез.
Кафе-рестораннарда бик тәмле итеп жульен әзерлиләр. Аны өй шартларында да ясарга була. Мөслимдә яшәүче Гөлназ Сабитовадан бәрәңге белән жульен рецептын тәкъдим итәбез.
Кафе-рестораннарда өстенлекне фастфудларга бирә башладык. Җәмәгать туклануы урыннарына шул пикантлы ризыкны ашар өчен генә барабыз. Ә бит андый ризыкны өй шартларында да әзерләргә була. Райондашыбыз Эльвира Шәймәрдановадан клярлы классик канатлар рецептын тәкъдим итәбез.
Чахохбили – грузин кухнясы ризыгы. Әлеге ризык рецептын райондашыбыз Рәзинә Ильина тәкъдим итә.
Райондашыбыз Илназ Әхмәдуллин каурдак рецептын тәкъдим итә. Каурдак – үзбәкләрнең милли ризыгы. Ул Мөслимдә дә популярлашып килә.
Борщны кемнәр генә яратмый икән?! Тавык ите һәм гөмбә белән пешерелгән борщ аеруча тәмле була. Мөслимдә яшәүче Илгизә апа Сабитовадан үзенчәлекле рецепт тәкъдим итәбез.
0