Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңгедән салатлар

Безнең икенче ипиебез булган бәрәңгедән төрледән-төрле ризыклар әзерләргә мөмкин.

Чөгендерле бәрәңге салаты

 Бәрәңге белән чөгендерне пешерәләр, чистартып, озынча итеп турыйлар. Савытка салып көнбагыш мае яки майонез өстиләр. Тоз, борыч кушып болгаталар. Яшел тәмләткечләр белән бизәп табынга бирәләр.

1 порциягә 100 гр пешкән бәрәңге, 50 гр пешкән чөгендер, 40 гр көнбагыш мае яки майонез, бераз тоз, борыч кирәк.

Салкын салат

 Башта бәрәңге боламыгы әзерлиләр, ул төерсез, куе булырга тиеш. Аңа туралган башлы суган, көнбагыш мае, тоз, борыч салып болгаталар. Барлыкка килгән массадан колбасалар ясап, кечкенә савытларга салып суыталар. Аннары ике бармак киңлегендә кисәләр дә тәлинкәгә куялар. Өстенә майонез, укроп сибәләр.

1 порция өчен 100 гр бәрәңге, 30 гр башлы суган, 20 гр көнбагыш мае, 40 гр майонез, тәменә карап тоз, борыч алына.

Тормалы бәрәңге салаты

 Пешкән бәрәңгене һәм торманы чистартып озынча итеп турыйлар. Буйга туралган башлы суган, көнбагыш мае, тоз, борыч салып болгаталар.

1 порциягә 80 гр пешкән бәрәңге, 30 гр чи торма, 20 гр башлы суган, 30 гр көнбагыш мае, бераз тоз, борыч алына.

Сарымсаклы бәрәңге салаты

 Кабыгы белән пешкән бәрәңгене чистартып ваклап турыйлар. Суган белан сарымсакны озынча турап бәрәңгегә кушалар. Аннары майонез, тоз, борыч салып кабат болгаталар. Салат савытына тутырып, яшел тәмләткечләр белән бизиләр.

1 порциягә 100 гр пешкән бәрәңге, 20-25 гр сарымсак, 10-15 гр суган, 30-40 гр көнбагыш мае, тоз, борыч алына.

Бәрәңге тутырмасы

 Моның өчен күләме ягыннан бертигез зурлыктагы бәрәңгеләрне сайлап алалар, Аларны пешереп чистарталар һәм суыталар. Ул “нык” утырсын өчен, һәр бәрәңгенең өске һәм аскы өлешен кисеп алалар. Аннары өске өлешеннән башлап пычак белән эчен алалар. Эчлек тутыргач каймак яки майонез салып яшел тәмләткечләр белән бизиләр.

Эчлек болай әзерләнә

1нче вариант. Сельдьне чистартып, кылчыгыннан аералар һәм вак итеп турыйлар. Башлы суганны озынча итеп кисәләр. Кенбагыш мае, тоз, борыч, горчица салып болгаталар.

2нче вариант. Каты итеп пешкән йомырканы ваклыйлар, яшел суган кушалар. Тоз, борыч, каймак салалар һәм тагын бер кат болгаталар.

3 нче вариант. Ваклап туралган пешкән ит өстенә шакмаклап туралган яшел кыяр салалар. Каймак, бераз тоз, борыч салып болгаталар.

Бармак бәрәңге

 Чистартылган бәрәңгене пешереп изәләр. Бераз суынгач, чи йомырка, көнбагыш мае өстиләр. Аннары тоз, борыч, бодай оны кушып куерганчы болгаталар. Тәмам суынгач, 40-50 гр зурлыктагы кисәкләргә аерып, бармак формасында итеп онда әвәлиләр. Шуларны кайнап торган майда кыздыралар.

Җыеп кына әйткәндә, бәрәңгедән төрледән-төрле салатлар әзерләргә мөмкин.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев