Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Шампиньон салаты

Шампиньон гөмбәсеннән тиз әзерләнә торган салат тәкъдим итәбез.

500 грамм шампиньон, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ваклап туралган петрушка һәм укроп, аш серкәсе, тоз, төелгән борыч тәменә карап салына.

Яхшылап чистартылган, юылган шампиньоннарны тозлы кайнап торган суга салып, сүрән утта пешеп чыкканчы пешерәләр. Юка гына итеп телемләп турыйлар. Аш серкәсе белән үсемлек маен яхшылап болгатып, тоз һәм борычны тәменә карап кушалар.Өстенә күп итеп ваклап туралган үлән сибеп бизиләр. 

Мондый салатны ак гөмбә, ал гөмбә, каен гөмбәсе, нарат гөмбәсеннән дә ясарга була. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев