Тәмлетамак

Ясап карагыз

Җиңел генә ясала торган салат рецептлары тәкъдим итәбез.

Балык салаты

150 г сардина, 1 тозлы кыяр, 2 йомырка, пешерелгән деге, ярты стакан майонез, укроп алына.

Консервланган сардинаны ваклап изәргә, йомырканы ваклап турарга, ваклап туралган кыярны, 1,5-2 стакан пешерелгән, таралып торган дөгене кушалар. Болгатып, майонез белән тәмләтәләр. Өстәлгә суытып, укроп белән матурлап бирәләр.

Краб салаты

150 г краб, 1 тозлы кыяр, 2 йомырка, сельдерей, ярты стакан майонез, тәменә карап тоз алына.

Крабларны тозлы кыяр, каты итеп пешерелгән йомырканың агын, сельдерейны вак кисәкләргә турыйлар. Барысын бергә болгаталар, җиңелчә тоз сибеп, майонез кушалар.

 

 


Нет комментариев