Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Катлы салат

Аш-су осталары арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар, хәтта мәктәп укучылары да бар. Мөслим лицееның 7 нче сыйныф укучысы Рүзәл Хәкимов безгә үзе яратып әзерли торган “Тәмле” салаты рецептын тәкъдим итә.

Бик җиңел генә эшләнә торган, тәмле һәм туклыклы салат тиз ясалуы белән дә отышлы.   
Кирәкле ингредиентлар: 200 грамм ысланган тавык ите, 200 грамм помидор, 150 грамм пекин кәбестәсе, 150 грамм каты сыр, бер кап кириешки.
Әзерләү тәртибе: тавык итен озынча итеп, помидорны шакмаклап, ә пекин кәбестәсен үзебез теләгән формада турыйбыз. Сырны вак тишекле кыргычтан үткәрәбез. Яссы зур тәлинкәгә беренче катка тавык ите, икенче катка помидор, өченче катка пекин кәбестәсе, дүртенче катка каты сыр салабыз. Һәрбер кат арасына майонез ягабыз. Сыр өстенә дә майонез сыларга онытмагыз. Иң өскә кириешки тезәбез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Фото – Р. Хәкимовның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев