Гөлшаннан – торт
Тортны хәзер кибетләрдән сатып алуга карый, өйдә пешерүне кулайрак күрәбез. Мөслим урта мәктәбе укытучысы Гөлшан Мәүлиевадан торт рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: коржлар ясау өчен 80 грамм акмай, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 300 мл сөт, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч, 800- 900 грамм он.
Крем өчен 750 грамм 33-35 процентлы сөт өсте (сливки), шикәр пудрасы кирәк.
Әзерләү тәртибе : кәстрүлдә акмай белән шикәрне җебетәбез. Өстенә йомырка сытып салып, миксер белән болгатабыз. Аннары сөт кушабыз. Көпшәкләндергеч кушылган онны, әз-әзләп, төп массага кушабыз. Йомшак камыр килеп чыга, ләкин кулга ябышырга тиеш түгел. Камырның өстен каплап, ярты сәгатькә җылы урынга куябыз.
Әзер булгач, камырны 20 тигез өлешкә бүләбез. Һәрберсен җәеп, бер төрле диаметрда кисәбез (калган камыр кыйпылчыкларын ташламагыз, аларны пешереп ваклаганнан соң, тортның өстенә сибәбез). Коржларны 170 градус кайнарлыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешереп алабыз. Алдан әзерләнгән кремны һәр коржга сылап барсагыз, алар катмас. Кремны сөт өстенә шикәр пудрасын салып ясыйбыз, ваниль экстракты да өстибез. Миксер белән болгаткач, кабарып торган тәмле масса килеп чыгачак. Крем өстенә какао да сибәргә була. Табынга биргәнче торт 2-3 сәгать торырга тиеш.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев