Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Бакчачы бүләге” пиццасы

Иң элек чүпрәле камыр әзерләгез. Аннары коймак ясап, өстен томат боламыгы кушып болгатылган майонез белән майлагыз.

Ваклап туралган помидор, кыяр, баллы борыч, башлы суган һәм яшел салатка урталай ярылган зәйтүн җимеше кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән яшелчәләр боламы­гын коймак өстенә тигезләп ягыгыз, зәйтүн җимеше белән бизәгез. Шуңа тоз, борыч, уылган сыр сибеп кызу мичтә пешерегез. Табынга куйганда туралган яшелтәмләткечләр сибегез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, 125 мл су, 1 стакан үсемлек мае, бер чеметем тоз.

Эчлек өчен: 3 помидор, 1 кыяр, 1 баш суган, 1 баллы борыч, яшел салат, 5-8 төшсез зәйтүн җимеше, 100 г май­онез, 2 аш кашыгы томат пастасы, укроп, борыч, тоз кирәк.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев