Шампиньон кушылган салат
Тәмлетамак

Шампиньон кушылган салат

Кул астында булган азык-төлектән әзерләнгән салат

30 г тавык ите, 50 г пешкән яки консервланган шампиньон, 75 г суган, 75 г болгар борычы, тоз, борыч,соя соусы, 50 г салат яфрагы.

Тавык итен пешереп, вак итеп турыйлар да гөмбә белән 2-3 минут кыздырып алалар. Тоз, болгар борыч, суган өстәп, тагын 2-3 минут кыздыралар. Соя соусы белән болгатып, суынганын көтәләр. Суынгач, тәлинкәгә урнаштырып, янына салат яфрагы салып, өстәлгә куялар. Аерым гына тагын бер соус әзерлиләр: борыч, 30 г майонез, 10 г кетчуп, 10 г шәрабны бергә кушып болгаталар.

Наилә Сәлахова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев