Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган борыч

Итле ризык яшелчә белән аеруча тәмле була. Уңган хуҗабикәләр фарш белән әзерләнә торган ашамлыкка өстенлекне күбрәк бирәләр. Чөнки ул тиз әзерләнүе белән уңайлы. Райондашыбыз Кадрия Идиятуллинадан тутырылган борыч рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 12-13 данә борыч, 1,5 стакан парландырылган (пропаренный) дөге, 400 грамм ит фаршы, 5 данә кечкенә помидорлар, уртача зурлыктагы бер кишер, ике суган, ике аш калагы томат соусы, кинза, базилик, укроп, 50 грамм акмай, көнбагыш мае, тоз, ачы кара борыч.
Әзерләү тәртибе. Суган, помидор, кинза, базилик һәм укропны вак итеп турыйбыз. Кишерне кыргычтан чыгарабыз, борычларның эчен алып чистартып куябыз. Фарш, туралган яшелчәләрне һәм тәмләткечләрне, вак итеп киселгән акмай, тоз, борычны – барысын тирән савытка салабыз да, 2 аш кашыгы томат соусы өстибез. Яхшылап болгатабыз. Әлеге массаны чистартып куелган борыч эченә тыгыз итеп тутырабыз. Борычларны эчлеген өске якка каратып калын төпле казанга салырга, араларына 1-2 данә лавр яфраклары куярга кирәк. Тутырылган борычларның өстен карлыган яисә виноград  яфраклары белән капласаң, яхшырак була. Казанның өчтән ике өлешенә кайнар су салыбыз, борыч су белән капланып пешсә, тәмлерәк була. Бераз тоз һәм 2 аш кашыгы үсемлек мае салабыз. Кайнап чыкканнан соң акрын утта 40-45 минут пешерергә кирәк. Табынга традицион рәвештә каймак белән бирелә.
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев