Хәрби әзерлек мәктәптән башлана
2016 елда нигез салынган яшь армиячеләр хәрәкәте елдан-ел үзенең сафларын киңәйтә. Бүген әлеге хәрәкәттә яшьләр генә түгел, мәктәп укучылары да актив катнаша.
Районда эшләп килүче Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте активистларының төп йорты Мөслим гимназиясендә урнашкан.
Яшь армиячеләр йортында Ачык ишекләр көне узды. Чарада мәктәп һәм хәрәкәт җитәкчелеге катнашты.
– Мөслим гимназиясе базасында Яшь армиячеләр хәрәкәте йорты эшли башлауга биш елдан артып китте. Ул районда эш-ләүче барлык яшь армиячеләрнең җыелу, очрашу урыны булып тора. Бүгенге көндә һәр мәктәптән 20шәр укучы әлеге хәрәкәткә тартылган. Уку елы азагында гимназиягә яшь армиячеләр хәрәкәтендә катнашучы егетләр җыела. Алар осталыкларын, хәрби хезмәткә ни дәрәҗәдә әзер булуларын күрсәтәләр. Базаның мөмкинлекләреннән чыгып, хәрби әзерлек курслары һәм аның программасы эшләнде. Шуның нигезендә яшь армиячеләр хәрәкәтендә шөгыльләнүчеләр физик һәм хәрби әзерлек узалар, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, пневматик винтокадан атарга, мылтык сүтеп җыярга өйрәнәләр. Хәрби стройда йөрү осталыгына да төшенәләр, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Яшь армиячеләр хәрәкәтенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Таһир Хатбуллин укучыларны актив булырга чакырды.
– Спорт һәм хәрби әзерлек һәрвакыт кирәк. Бигрәк тә егетләр өчен. Кайда гына барсагыз да, кайсы уку йортына керсәгез дә, нинди генә хезмәт башкарсагыз да, спорт белән дус булган кеше беркайчан да югалып калмый. Спорт тәртипне, төгәллекне, түземлекне ярата. Яшь армиячеләр хәрәкәтенә йөрүче егет-кызлар менә шушы сыйфатларга ия. Көн дәвамында берничә сәгать хәрби стройда йөрү, спорт белән шөгыльләнү һәркемгә дә җиңел бирелми. Яшь армиячеләр хәрәкәтендә алган күнекмәләрегезне бары тик тыныч тормышта, үзегезне тагын да камилләштерү өчен генә кулланырга насыйп булсын! – диде ул.
Хәрәкәттә шөгыльләнүче егет-кызлар волонтерлык эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә. Төрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашалар, өстәмә белем алалар. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыюда, аларны төргәкләүдә һәм төяүдә дә хәрәкәт активистлары бик теләп катнаша.
– Яшь армиячеләр хәрәкәтендә өченче ел шөгыльләнәм. Биредә мин төгәллеккә өйрәндем, спортны тагын да ныграк ярата башладым. Без ГТО нормативларын да тапшырабыз, төрле хәрби-патриотик чараларда катнашып, бабаларыбызның, абыйларыбызның батырлыклары хакында белемебезне арттырабыз. Бүгенге чарада без яшь армиячеләр хәрәкәтендә өйрәнгән күнекмәләрне күрсәтәбез, – ди Нурислам Мотыйгуллин.
Карина Борһанова яшь армиячеләр хәрәкәтенең егетләргә генә түгел, кызларга да бик кызыклы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте.
– Яшь армиячеләр хәрәкәтендә шөгыльләнү, хәрби-патриотик атмосфера бик ошый. Мин “Форпост” хәрби-иҗтимагый хәрәкәтендә дә катнашам. Спорт белән шөгыльләнү үзем өчен кирәк. Ә хәрби әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек күнекмәләрне белү беркайчан да артык түгел. Шуңа яшь дусларыбызны да безнең хәрәкәткә кушылырга чакырам. Без төрле бәйгеләрдә катнашабыз, башка рай-
он һәм шәһәрләрдәге яшь армиячеләр хәрәкәтендә шөгыльләнүче егет-кызлар белән аралашабыз. Дусларыбыз арта. Бу хәрәкәтләрдә шөгыльләнүчеләр вакытларын бушка үткәрми, актив тормыш алып бара, – диде ул.
Яшь армиячеләр хәрәкәтендә шөгыльләнүчеләр төрле юнәлешләрдә осталыкларын күрсәтте: пневматик винтовкадан ату, беренче медицина ярдәме күрсәтү, дошманга каршы тору алымнары, хәрби стройда атлап йөрү. Болар – яшь армиячеләр хәрәкәтендә шөгыльләнүчеләр өчен көндәлек чаралар. Алар бүгеннән үк илебезне якларга, тынычлыгыбызны сакларга әзерләнә.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев