Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Олы Чакмак волонтерлары МХО катнашучыларга ярдәм оештырган

Олы Чакмак авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләргә кием-салым, азык-төлек әзерләгәннәр.

Олы Чакмак авылы волонтерлары да махсус хәрби операциядәге егетләребезне онытмыйлар. Алар 18 данә саклану сеткасы ясаганнар.  Гөлия Хәйретдинова 36 данә эчке кием, Энҗе Гарипова ике дистәдән артык күлмәк теккәннәр. Тегүче апалар ярдәме белән утыздан артык урын-җир япмасы, 100 данә перчатка, иллегә якын күлмәк әзерләнгән. Авыл уңганнары кулдан киселгән токмачлар да озатканнар. Шулай ук “Ак торналар” акциясенә кушылып, авыл яшьләре белән торналар ясап очырганнар, - дип хәбәр итә Олы Чакмак авылы мәдәният йорты директоры Тәслимә Шәймиева.

Фотолар - Тәслимә Шәймиевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев