Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Ватанпәрвәрлек

Беркем дә онытылмасын!

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәрвакыт игътибар үзәгендә.

2024 елның 1 ноябреннән Мөслим районында “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы эшли башлады. Махсус хәрби операция башлангач, әлеге фонд РФ Президенты В.Путин тәкъдиме белән булдырылды. Фондның җирлектәге  социаль координаторы Алсу Яббарова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Алсу Равилевна, әлеге фондның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?

– Әлеге фонд ветераннар мәсьәләләрен системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек бирә. “Ватанны саклаучылар” фондының филиаллары Россиянең барлык төбәкләрендә 2023нче елның 1 июненнән РФ Президенты Указы нигезендә барлыкка килде. Эшчәнлек үз ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Беренче көннәрдән үк без аларга барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтә башладык.

– Конкрет ярдәм чараларына да тукталып үтегез әле.

– Боларга медицина, психологик һәм социаль ярдәм, техник реабилитация чаралары, дарулар, шифаханә-курортта дәвалану белән тәэмин итү керә. Безнең бурыч – махсус хәрби операция ветераннарына гадәти тормышка кайтырга, аларга проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү. Моннан тыш фонд ветераннарны яңадан укытуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итә. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән дә эшлибез. Алар да, беренче чиратта, әхлакый һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ. Кайберәүләр белән сөйләшеп очрашу да җитә, икенчеләренә кискен сорауны чишү өчен, өченчеләренә исә киңәш яки ярдәм кирәк. Шул вакытта алар безгә шалтыраталар.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев