«Алсу октябрь» — күкрәк бизе яман шешенә игътибарны җәлеп итү буенча халыкара ай.
Иң мөһиме — яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау.
Күкрәк бизе яман шеше (КБЯШ) — дөньяда иң киң таралган онкологик авыру. Ул иртә стадиядә ачыкланганда дәвалауга иң яхшы бирелә. Шуңа күрә иң мөһиме — яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау.
.jpg)
Фото сгенерировано ИИ
Күкрәк бизе яман шешен профилактикалау берничә юнәлешне үз эченә ала: күкрәк бизләрен даими рәвештә мөстәкыйль тикшерү, кирәкле тикшеренүләрне уздырып, профилактик медицина тикшерүләрендә катнашу, шулай ук куркыныч факторларына йогынты ясау.
Күкрәк бизе яман шеше үсешенә тәэсир итүче күптөрле куркыныч факторлар арасында нәселдәнлек (гаиләдә күкрәк бизе яман шеше очраклары булу, BRCA1 һәм/яки BRCA2 геннарында мутацияләр булу), репродуктив факторлар (күремнең иртә башлануы, менопаузаның соң башлануы, беренче йөклелекнең соң булуы яки йөклелекнең бөтенләй булмавы, гормональ терапияне озак вакыт кабул итү), шулай ук яшәү рәвеше белән бәйле башка факторлар (артык авырлык, физик активлыкның түбән булуы, зарарлы гадәтләр булу) мөһим роль уйный.
Фото сгенерировано ИИ
Профилактик тикшерүләр белгеч табибларга мөрәҗәгать итүне, шулай ук кирәкле тикшеренүләрне узуны үз эченә ала. Яшькә карап, түбәндәге тәкъдимнәр бирелә:
● 20–39 яшь: бу яшь төркемендә күкрәк бизе яман шеше барлык очракларның 7–8% ыннан артмый. Шулай да ел саен онколог-маммолог һәм гинеколог тикшерүен узарга, күкрәк бизләренә УЗИ ясатырга кирәк.
● 40–49 яшь: 40 яшьтән соң күкрәк бизе яман шеше үсеше куркынычы арта. Маммография узу вакыты җитте!
● 50–69 яшь: күкрәк бизе яман шешенең күпчелек очраклары 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда очрый, шуңа күрә маммографияне даими узу мөһим.
Маммография яшькә бәйле диспансерлаштыру вакытында үткәрелергә тиешле мәҗбүри тикшеренүләр исемлегенә керә. Аны яшәү урыны буенча поликлиникада мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай узарга мөмкин.
● 70 яшьтән өлкәнрәкләр: күкрәк бизе яман шеше үсеше куркынычы 50 яшьтәгегә караганда югарырак. Яман шешне иртә стадиядә ачыклау бик мөһим, шуңа күрә маммографияне даими узуны дәвам итәргә һәм күкрәктәге теләсә нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк. Мондый үзгәрешләрне күкрәк бизләрен даими мөстәкыйль тикшерү ярдәмендә ачыкларга мөмкин.
Күкрәк бизләрен мөстәкыйль тикшерү — күкрәк бизендәге проблемаларны вакытында ачыклауның гади һәм һәркем өчен мөмкин булган ысулы. Тикшерүне менструаль циклның 5–12 нче көннәрендә, ә менопауза чорында календарьның һәр аенда бер үк көнне үткәрергә кирәк.
Мөстәкыйль рәвештә ачыкларга мөмкин булган төп билгеләр:
● күкрәк бизе тиресенең калынаюы;
● тире төсе яки төзелеше үзгәрү (кызару, «чокырчыклар» барлыкка килү);
● күкрәктә авырту (сирәк очрый; гадәттә, «яман шеш авырттырмый», ә авырту сизелү еш кына яман булмаган киста белән бәйле);
● имчәкләрдән бүлендек килү (ана сөтеннән тыш);
● күкрәкнең формасы яки зурлыгы кинәт, сәбәпсез үзгәрү;
● имчәк формасының үзгәрүе (эчкә тартылуы);
● култык астында шешенү.
Әлеге үзгәрешләрнең берәрсе ачыкланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Даими медицина тикшерүләре, сәламәт яшәү рәвеше, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу һәм якыннарыңның ярдәме — болар барысы да күкрәк бизе яман шеше үсеше куркынычын киметүнең мөһим өлешләре. Үз-үзең турында кайгырту — авыруларны профилактикалау гына түгел, ә озын һәм бәхетле гомернең дә нигезе.
Автор: Горшкова Евгения Сергеевна, табиб-онколог, Казан шәһәренең «20 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ онкология бүлеге мөдире.
Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы буенча әзерләнде.

Нет комментариев