Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Туган нигез

Бу – минем туып-үскән нигезем... Бу – минем туган авыл! Моннан бик күп еллар элек әтиебез күрше Атлас авылыннан әниебезне шушы нигезгә алып кайткан.

61 ел элек шушы салам түбәле, такта коймалы йортта яңа гаилә барлыкка килгән. Бик тату, эшчән, тырыш гаилә булган ул. Шау-гөр килеп балалар үскән, ихата ныгытылган, абзар-кура торгызылган, яңа йорт төзелгән. Мүк аралары балчык белән сылап җылытылган, ике генә тәрәзәле бәләкәй генә шушы йортка карыйм да, күңелемдә әйтеп-сөйләп бетергесез хатирәләр яңара, хисләр өермәсе кузгала. 
Җитез хәрәкәтле, сабыр холыклы, буе орчык кадәр генә булган әбекәем күз алдыма килә. Бер ярдәмчесез калып, бик күп авырлыклар күрсә дә, рухы сынмады, тормышны яратуы кимемәде. Бер-бер артлы 9 баласын югалтканнан соң, бердәнбер таянычы, өмете булган әтиебез тәрбиясендә яшәп, 83 яшендә тыныч кына бакыйлыкка күчте.
Нәкъ менә шушы нигездә биш бала үстек без, шушында тәпи атлап киттек. Олы тормыш юлларына да шушы ихатадан, шушы капкаларны зур итеп ачып, ныклы адымнар белән чыгып киттек.
Безне күз карасыдай кадерләп үстергән әбиебез, тормышка аек акыл белән карарга өйрәткән кадерле әтиебез, сабыр холыклы, мөлаем йөзле газиз әниебез! Соңгы көннәребезгә кадәр сезнең йөз аклыкларыгыз булып яши алсак, без бик бәхетле булыр идек...


Наҗия Исәнбаева, Мөслим.

Фото - Н.Исәнбаеваның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев