Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Ялгыз хатын

Беркайда да эшләмичә, теләсә кемне җыеп, эчеп яткан Сәриягә Фәрит түгел, аның акчасы гына кирәк иде. Акча алып кайткан көнне Фәрит әйбәт. Ә акчасы бетсә, иргә бер юньле сүз, бер юньле көн күрсәтмәде Сәрия.

Беренче сентябрь – Корбан гаете. Зәбирә, балалар кайтыр дип, иртән иртүк торды, үзенчә әзерләнде. Кибеткә чыгып оныкларына күчтәнәчләр алып кайтты. Коймакларын да пешереп куйды, бәйрәм бит, таба исе чыгарырга кирәк. Тәрәзәдән күзен дә алмыйча, балаларын көтте ялгыз хатын.Үзе дә сизмәстән, уйлар диңгезенә чумды.

...Ире Фәрит белән бик яратышып өйләнеште алар. Гаиләдә бала булмау гына борчыды Фәритне. Зәбирә авырга уза торды, 3-4 айлык булганы бере төшә торды. Хастаханәдә саклануда да ятып карады. Ләкин файдасыз – әллә Ходай бирмәде, әллә сәламәтлеге начар булды. Фәрит, хастаханә юлларында йөреп арыгач, түзмәде, булырлык түгел дип, күрше авылдагы азып-тузып, ирсез 6 бала тапкан Сәрия исемле хатын янына йөри башлады. Әллә аның балалары үзенә тартты, Фәрит үзе дә аңламады. Зәбирә күпме генә ялынса да, Фәрит тыңламады, киемнәрен җыеп, бөтенләй Сәрия янына күченеп китте. Күпме күз яшьләре акты, күпме йокысыз төннәр үтте, Зәбирә кеше белән сөйләшмәс, урамга чыкмас булды.

Беркайда да эшләмичә, теләсә кемне җыеп, эчеп яткан Сәриягә Фәрит түгел, аның акчасы гына кирәк иде. Акча алып кайткан көнне Фәрит әйбәт. Ә акчасы бетсә, иргә бер юньле сүз, бер юньле көн күрсәтмәде Сәрия. Ашарына пешермәде, керен юмады. Ул эштән кайтуга, исереп, диванда аунаудан башка эше булмады. Бик үкенде Фәрит, ай үкенде. Үз ялгышын бик соң аңлады ул. Зәбирәсе белән яшәгәндәге рәхәт тормышның тамчысын да күрмәде чөнки. Шул ук вакытта, Зәбирәсе янына кайтып, гафу сорарлык көч тә таба алмады. Эштән арып кайткан ир тезелешеп утырган сабыйларны бик жәлли иде. Үзе ашамаса ашамады, сабыйларга нәрсә булса да әзерли торган булды. Сәрия көннәрнең берендә, шешенеп беткән күзләрен көчкә ачып, Фәриткә шаккатмалы яңалык җиткерде: “Мин синнән авырлы, бала алып кайтачакмын!” Бу сүзләргә Фәрит сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Сөенде – аның баласы булачак, көенде – бу исерек, айнымаган хатыннан туган сабый нинди булыр?!

Бик матур кызчык туды дөньяга. Фәрит сөенеп туя алмады. Эштән ни арып кайтса да, төннәр буе баланы үзе карады, йоклатты. Боткасын да пешерде, керләрен дә юды, баланы да юындырды. Кыз бик ябык иде, күкрәк сөте җитмәде Гөлчәчәгенә. Ә Сәрия: “Синең балаң, үзең кара, ул миңа кирәк түгел, сиңа бала кирәк иде бит!” – дип җикерде.

Ә беркөнне эштән кайтуга, диванда тәне суынып беткән Сәрияне күреп, акылдан язар дәрәҗәгә җитте. Бу җиде бала белән нәрсә эшләр ул, ничек тәрбияләр аларны?! Ходайның рәхмәте балалар бик акыллы, сүз тыңлаучан булдылар, сеңелләре Гөлчәчәкне дә тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Зуррак дүртесе бер-бер артлы шәһәргә юл алды, кайсысы укырга керде, кайсысы эшкә урнашты, үз көннәрен үзләре күрделәр, ярдәм сорамадылар. Ә өч бәләкәч Фәрит тәрбиясендә калды.

Фәриткә башка чара калмады – ул, башын иеп, Зәбирәсенә килеп тезләнде. Зәбирә сабыйлар хакына Фәритне гафу итте, яңа тормыш башланды. Бәләкәче – 1 яшьлек Гөлчәчәк – Фәритнең үз кызы, бигрәкләр дә зәгыйфь, чирле. Тиз генә тәпи дә китә алмый. Зәбирәгә бик күп көч түгәргә туры килә. Сабый 3 яшь тулгач кына йөри башлый, ә теле 6 яшьтә генә ачыла. Ни хәл итәсең, исерек хатыны Фәриткә шундый “бүләк” калдырган бит. Зәбирә, өч баланы да тигез күреп, бик яратып тәрбияли. Бар көчен, бар назын балаларга бирә. Алар аңа “әни” дип эндәшәләр.

Бар да җайланып, тормыш үз агымы белән барганда гаиләгә кара кайгы килә – Фәрите йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Зәбирә өч бала белән ялгызы кала. Ялгыз хатын балаларны читкә тибәрми, җылы канаты астына ала.

... Уйлар диңгезендә йөзә-йөзә йокымсырап киткән Зәбирә, машина тавышына сискәнеп, урамга чыгып йөгерде.

Каршысына ике тамчы судай Фәритенә охшаган оныгы Фәнисе йөгереп килеп: “Әбием!” дип кочаклап алды, ә артында елмаешып кияве белән Гөлчәчәге басып тора. Алар: “Исәнме, әни, Корбан бәйрәме белән сине!” – дип, икәүләп әниләрен кочаклап алдылар. Әле ул гына түгел икән, машина кырында чирәм утлап йөрүче сарыкка төртеп күрсәттеләр: “Корбан чалдырабыз, Алла боерса!” – диделәр. Зәбирә авызын ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, Гөлчәчәге: “Әни, хәзер абыем белән апамнар да кайта!”– дип, сөенче алды.

Зәбирә шатлык яшьләрен тиз генә сөртеп алды да: “Балалар, ашарга әзер, керә торыгыз. Мин мунчага ягып кына җибәрәм дә коймак  белән чәй эчәрбез, бәлеш тә пешкән”, – дия-дия, мунчага таба китте. Сөенеченнән аның аяклары җиргә дә тимәде. Шунда гына Зәбирә үзенең ялгыз хатын түгел, ә балаларына кадерле әни, ә оныклары өчен кадерле, яраткан әбекәй булуына сөенеп куйды. “Мин – ялгыз хатын түгел, минем балаларым, оныкларым бар, мин – бәхетле хатын!” – дип, бар җиһанга кычкарасы килде аның.

Фирая ИСЛАМОВА.

Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X