Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Жульен

Кафе-рестораннар­да бик тәмле итеп жу­льен әзерлиләр. Аны өй шартларында да ясарга була. Мөслимдә яшәүче Гөлназ Сабито­вадан бәрәңге белән жу­льен рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 5-6 эре бәрәңге, 700 гр чамасы тавык ите, уртача зурлыкта бер баш суган, 500 грамм гөмбә, ике данә помидор.

Майланган савытка са­ламлап туралган тавык итен, аның өстенә салам­лап туралган бәрәңге, су­ган белән гөмбә кыздырып салабыз. Өскә ярымтүгәрәк формасында киселгән по­мидорларны тезәбез. По­мидор өстенә башта кай­мак агызабыз, аннары майонез белән йомырка­ны бергә болгатып, әлеге катнашманы салабыз. Ри­зыкны 180 градуска кадәр кызган духовкада ярты сәгать пешерәбез. Духов­каны сүндергәч, ризык өстенә угычтан сыр уып салабыз да, янәдән духов­кага тыгып, эретеп алабыз. Телеңне йотмалы тәмле була.

Жульен табынга кечкенә савытлар (кокот­ница) белән бирелә. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев