Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тиз кулдан коймак

Мөслим гимназиясендә пешекче булып эшләүче Луиза Җиһаншинаның рецепты буенча пешерелгән коймак аеруча тәмле.

Иртәнге чәйгә табада чыжлап пешкән коймактан да тәмлесе юктыр ул. Хуҗабикәләр аның ниндиләрен генә пешерми: челтәрләнеп торганын да, калынын да, юкасын да... 

Кирәкле ингредиентлар: 0,5 литр сөт, тоз, шикәр комы, ике йомырка, лимон кислотасы, чәй содасы, он.

Әзерләү тәртибе: сөткә бер чәй калагы (өймичә генә) тоз һәм ике аш калагы шикәр комы, өч стакан он салып болгатабыз. Онны чамалап салырга кирәк, камыр куе булырга тиеш. Ул арада ярты стакан кайнар суга бер чәй калагы лимон кислотасы салып болгатабыз да аны камыр өстенә салабыз. Янәдән яхшылап болгатабыз. Ике йомырка сытып салабыз, кабаттан болгатабыз. Ике аш калагы кайнар суда бер чәй калагы соданы сүндерәбез дә камырга өстәп болгатабыз. Камыр әзер. Майлы табада ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырасы гына калды.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев