Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сливадан бик тәмле повидло ясау ысулы

Аны десерт яки бәлеш-бөккәннәр эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин

Повидло өчен кирәк: 3 кило слива, 3 кило шикәр комы, 1,5 стакан су.
Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, сироп кайнатабыз. Сиропны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз. Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Чыганак: 1001 киңәш төркеменнән

Наилә Набиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев