Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Шаурма

Шаурма безгә көнчыгыш кухнясыннан килеп кергән. Тиз генә капкалап алырга уңайлы бу ашамлык лаваш, соус, салат һәм грильдә кыздырылган ит белән әзерләнә.

– Мөслимлеләр дә яратып өлгерде аны. Кибетләргә китерелгән шаурмадан борыннар кытыклана, кафеларда да бу төр ризыкка заказ бирүчеләр күп. Шаурманы өй шартларында да әзерләргә була. Ул җиңел һәм бик тиз ясала. Кичке аш өчен менә дигән вариант. Шаурма рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез: 

 Кирәкле ингредиентлар: бер данә лаваш, 2 помидор,1 кыяр, кәбестә, тавык филесе, майонез, каймак, 3-4 теш сарымсак, аджика. 

Әзерләү тәртибе: лавашны тигез өслеккә җәеп салабыз. Сарымсак соусын әзерлибез. Моның өчен каймак һәм изелгән сарымсак тешләрен майонез белән болгатабыз. Әзер соусны ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Лавашка соус һәм аджиканы сылыйбыз. Тавык филесын әзер булганчы пешерәбез дә, вак кисәкләргә кисеп, табада кыздырып алабыз. Лавашка иң элек кыздырылган тавык ите, аның өстенә вак итеп туралган кәбестә салына. Помидорны шакмаклап, кыярны ярым түгәрәк итеп кисәбез дә кәбестә өстенә салабыз. Эчлеккә мул итеп соус һәм аджика сылыйбыз. Лавашны шаурма итеп төрәбез дә микродулкынлы мичтә ике минут җылытып алабыз һәм ике ягы да кетердәп пешсен өчен берничә минутка грильгә куябыз. 
Тәмле булсын!

Изображение от stockking на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев