Салат
Тәмлетамак

Салат

Составында тавык ите һәм гөмбә булган салатлар бик күп. Тәмле дә, туклыклы да. Миләүшә Солтановадан бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм пешкән тавык ите, 180 грамм сельдерей, 2 данә уртача зурлыктагы тозлы кыяр, 100 грамм пешкән гөмбә, 100 грамм майонез, 15 грамм горчица, тәменчә тоз.
Әзерләү тәртибе. Сельдерейны, тавык итен, тозлы кыярны, пешкән гөмбәне – барысын бергә токмачлап турыйбыз һәм, тирән савытка салып, тоз, майонез, горчица өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны савытка тау итеп өеп, табынга салкын килеш бирәбез. Тәмле булсын!
 

Фото – М.Солтанованың шәхси архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев