Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пәхләвә

Марина Минеева пәхләвә рецепты тәкъдим итә.

- Кирәкле ингредиентлар : ак май - 350 г,каймак - 300 г, йомырка - 4 данә, он -4 стакан, сода - 1 чәй калагы, шикәр комы - 2,5 стакан, әчтерхан чикләвеге - 2 стакан, бал -2 аш кашыгы.

Ак май белән онны вак кисәкчекләр барлыкка килгәнче бутыйбыз. Шул массага 3 йомырка сарысы, каймак, сода салып, камыр ясыйбыз.Әзер камырны 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз.

Эчлек болай әзерләнә: чикләвекне онга әйләндерми генә ваклыйбыз, аны 4 йомырка агы һәм шикәр комы белән бутыйбыз.

Камырны суыткычтан алып, тигез 8 кисәккә бүләбез дә һәр кисәкне он сибелгән кунада юка итеп җәябез.Табага камыр, аның өстенә эчлек, янә камыр, янә эчлек салабыз.Иң соңгы катлам камыр җәймәсе булырга тиеш.Килеп чыккан пирогны ромбикларга бүләбез, йомырка сарысы белән сылыйбыз, чикләвек белән бизибез.

200 градуска кадәр җылытылган духовкада (мичтә) 40-50 минут пешерәбез. Ул пешкән арада калган 50 г ак май белән балны бутыйбыз. Пәхләвә пешәргә 5-10 минут кала, духовкадан алып, шул массаны өстенә сибәбез дә янә мичкә тыгабыз. Шуны да истә тотыгыз: пәхләвә мичтә суынганчы торырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев