Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәлеш

Ит бәлешен яратмаган кеше юктыр. Бәлеш элек-электән сыйлы табыннарның түрендә торган. Зур бәйрәм, туй-мәҗлесләрне бәлештән башка күз алдына да китереп булмый. Райондашыбыз Гөлфинә Шәйгарданова бәлеш рецепты тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 1 стакан кайнар су, 1 стакан сыек май, 1 аш кашыгы майонез, тоз һәм чеметем генә сода кирәк булачак. Эчлек өчен 1,5 килограмм сыер ите, уртача зурлыктагы 10-12 бәрәңге, 4 баш суган, тоз, борыч, 1 лавр яфрагы, укроп.
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка 1 стакан кайнар суны салабыз, май өстибез һәм он кушып, камыр басабыз. 1 калак тоз салырга онытмагыз. Камырны ярты сәгать чамасы ял иттерәбез. Ул арада бәрәңге әрчибез, бәрәңге белән итне уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз. Суганны бик вак итеп турарга кирәк. Әлеге массага лавр яфрагы, укроп, тоз-борыч салып, яхшылап болгатабыз. 
Бәлешнең өстен матур итеп бизәргә онытмагыз! Бәлеш 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 2 сәгать пешә. 
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Фото – Г.Шәйгарданованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев