Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Зур өметләр бәйрәме

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен быелгы чыгарылыш кичәсе менә шундый онытылмаслык мизгелләргә бай булды

Чыгарылыш кичәсе – урта мәктәпне тәмамлаган яшь кеше тормышында бер генә тапкыр була торган, шатлык белән моң бергә үрелгән үзенчәлекле бәйрәм, гомер сукмагының мәктәптән зур мөмкинлекләр белән тулы яңа офыкларга борылган вакыты. Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен быелгы чыгарылыш кичәсе менә шундый онытылмаслык мизгелләргә бай булды. 


Быел районның алты мәктәбен 55 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Унбер ел буе тупланган хезмәткә традиция буларак “Кояшлы Ык” ял паркының кече амфитеатрында нәтиҗә ясалды. Бәйрәмне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары барабанлы бию, “Асылташ” балалар театры сәхнәләштергән күренеш белән, халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләр бәйрәменә оста итеп бәйләп, тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Һәр укучыны һәм аларның сыйныф җитәкчесен исемләп сәхнә түренә дәшкәннән соң башкарылган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” күмәк җыры өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарса, Зәринә Нуретдинова укуындагы саубуллашу шигыре күңелнең иң нечкә кылларын бәйрәм дулкынында тибрәтү өчен сәбәп булды.


Бәйрәмнең иң җылы тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде. Ул чыгарылыш укучыларын тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады. 2026нчы елның 26 июнендә – матур датада матур киләчәк юрап, ярым шаяртудан башлады сүзен район башлыгы. Яшьләргә зур өметләр баглавын, аларның киләчәктә туган якның горурлыгы булуына ышанычын белдереп:


– Сез күп түгел, һәрберегезне шәхсән беләбез. Имтиханнарны уңышлы үтеп, чын җиңүчеләр булуыгызны, тормыш куячак каршылыкларны үтеп чыгарлык көчегез барлыгын күрсәттегез. Кайда гына булсагыз да, бәхетле кешеләр булыгыз, – диде ул.


Чыгарылыш кичәсенең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булган аттестатлар һәм медальләр тапшыру тантанасында 11 укучы укудагы аеруча зур уңышлары өчен урта белем турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Тагын өч чыгарылыш укучысы көмеш медальгә лаек булды. Бу – егет-кызларның гына түгел, аларның укытучыларының һәм әти-әниләренең дә уртак җиңүе. Медальләрдә күп еллар дәвамында куелган хезмәт, кич утырып әзерләнгән дәресләр, олимпиадалар, имтиханнар, борчылулар һәм зур тырышлык чагыла. 


Быел да бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллык нәтиҗә белән тәмамлаган укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларын хөрмәтләү мизгелләре бәйрәмнең кульминациясе булды. Химия фәненнән үрнәк нәтиҗә күрсәткән Ранис Гайсин, аның укытучысы Венера Семенова, әтисе Дамир, районыбыз өчен тарихи вакыйга буларак истә калырлык мизгелләр бүләк иткән, математика һәм физика фәннәреннән имтиханнарны беренче булып 200 баллга тапшырган Әмир Дәүләтшин, аңа белем биргән Рәмилә Госсамова, Ринат Әгъләмов, әти-әниләре Алмаз һәм Ләйсән бәйрәм сәхнәсенә күтәрелде.


Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да чыгарылыш укучыларына ихлас теләкләрен җиткерде. Ул егет-кызларның уңышлары белән горурлануын әйтеп, мәктәп елларында алган белемнең аларга һәрчак ныклы терәк булуын, ә укытучыларның киңәшләре күңелләрендә озак саклануын теләде. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга, аларның әти-әниләренә һәм педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Ата-аналар өчен дә бу көн дулкынландыргыч. Алар исеменнән Марат Кашапов әйткән рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр, истәлекләр белән уртаклашулар күпләрнең күзләренә яшь китерде. Чыгарылыш укучылары исә бу кичне мөмкин кадәр озаграк истә калдырырлык итеп тырышты: мәктәп елларының иң кызыклы мизгелләрен шаян сәхнә күренешләре һәм флешмоб аша күрсәттеләр.


Елмаюлар, фотосурәтләр, дуслар белән кочаклашулар, күңелле сөйләшүләр – бәйрәмнең һәр мизгеле кадерле булды. Чыгарылыш кичәсе күңелле җыр-биюләр, ихлас котлаулар һәм күтәренке кәеф белән мул табыннар артында дәвам итте. 


Мәктәп еллары артта калды. Алда – мөстәкыйль тормыш, җаваплы карарлар, зур максатлар. Әмма нинди генә биеклекләргә ирешсәләр дә, һәр чыгарылыш укучысы өчен туган мәктәбе, укытучылары, сыйныфташлары һәрчак – бик якын кешеләр, туган җире – иң кадерле урын, чыгарылыш кичәсе балачак белән саубуллашкан, киләчәккә канатланып юл алган иң матур кичләрнең берсе булып истә калыр.

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев