Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Уйлап табучылар үсә

Тат. Бүләр мәктәбе укучылары яшь уйлап табучылар бәйгесендә беренче урын алды

Замана балаларына белемнәрен сынарга мөмкинлекләр күп. Республикакүләм “Минем кече Ватаным” яшь уйлап табучылар олимпиадасының максаты – укучыларның интеллектуаль-иҗади, проект-конструкторлык һәм фәнни-техник мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру, Казан дәүләт аграр университетына инженерия, технологик һәм табигый-фәнни юнәлешләр буенча сәләтле абитуриентларны җәлеп итү. Олимпиадада катнашучылар дистәдән артык номинациядә көчләрен сыный ала.

“Минем кече Ватаным” яшь уйлап табучылар олимпиадасында Тат. Бүләр урта мәктәбе филиалы булган Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйгарданованың укучылары ел саен катнаша һәм һәрвакыт җиңүләр белән кайта. Быел бәйгедә Тат. Бүләр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гүзәл Фәйрушина һәм 4 сыйныф укучысы Айдар Шәйдуллин катнашты.

– Балаларның иҗади һәм уйлап табу сәләтләрен арттыру – төп педагогик бурычларның берсе. Бу сыйфатлар кече яшьтән салынса, тагын да яхшырак. Һәр бала, беренчедән, кешелек тәҗрибәсенә таянып эш итә, икенчедән, мөмкинлекләренә карап, иҗади ачышлар аша ниндидер яңалык ача, нәрсәдер уйлап таба. Эшчәнлек төрләре буенча мин иҗади һәм практик әһәмияткә ия проектларга басым ясыйм. Иҗади проектлар балаларга ачышлар ясарга этәргеч бирә. Нәтиҗәдә көнкүреш хезмәтен җиңеләйтүче уңайлы әйберләр барлыкка килә. “Минем кече Ватаным” олимпиадасында укучыларым “Үсемлекчелектә инновацион технологияләр”, “Медицина һәм ветеринария: кешеләр һәм хайваннарның сәламәтлеге”, “Социаль инновацияләр”, “Үсемлекләр һәм хайваннарның юкка чыгу куркынычы астында булган төрләрен саклап калу” номинацияләрендә икешәр проект тәкъдим итеп, аларны яклады. Бәйгедә укучылар дүрт беренче урынны алды һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды, – ди Гүзәлия Шәйгарданова.

Мәктәп бусагасыннан атлап кергән укучыларның сәләтен ачу укытучының осталыгына, баланың сәләтен һәм мөмкинлекләрен күрә белүенә дә бәйле. Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучыларының төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулавы – Гүзәлия Шәйгарданованың тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

– Балаларда уйлап табу һәм рационализаторлык буенча идеяләр туып тора. Алар үзләренең һәм өлкәннәрнең хезмәтен җиңеләйтә, бакча эшләрендә ярдәм итә торган, мал-туар асраганда кулланырга мөмкин булган идеяләр тәкъдим итәләр. Укучыларның иҗади сәләтен үстерү, стандарт булмаган креатив фикер йөртүне формалаштыру бүгенге заман мәктәпләренең төп бурычы булып тора, – ди Гүзәлия ханым. – Хәзерге белем бирү системасының иң мөһим максаты – баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм шушы белемне тормышта кулланырга өйрәтү. “Акыллы булу гына җитми, иң әһәмиятлесе – аны куллана белү,” – дигән философ Рене Декарт. Уйлап табу эшчәнлеге киңкырлы. Ул мәсьәләгә чишелеш табу гына түгел, ә бурычны билгеләү, аны уңай хәл итү, яңа идеягә әйләндерү, эшли торган конструкцияне гамәлгә кертү, яңа прибор яки ысул уйлап табу. Шәхси иҗади проект – иң югары иҗади эшчәнлек.

Бала ни дә булса уйлап таба, аны ясау өчен кирәкле детальләр, приборлар барлый. Зур булмаган проектны, артык күп хезмәт таләп ителмәгәндә, бала үз куллары белән гамәлгә ашыра. Бала өчен  казанышларының иң мөһим нәтиҗәсе – зур эмоциональ күтәрелеш. Гүзәлия Шәйгарданованың укучылары быел бик күп әйберләр уйлап тапкан һәм ясаган: яңача тизан, универсаль экипировка, ГоГИКуЛаКор (горчица, канәфер, имбир, куркума, лавр, корица сүзләреннән ясалган) дигән корткычларга каршы көрәшүче биологик ашлама һәм препарат, ике күз белән карап була торган 1 метр зурлыктагы калейдоскоп, утырып йөри торган педальле танк һәм кошлар өчен “Теремкәй” дип аталучы җимлек-оя. Болар барысы да – укучыларның укытучы белән бергә ясаган иҗат җимешләре.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: “Балалар – безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз. Балачакны кайтарып булмый, әмма бер генә кеше дә балачагы турындагы истәлекләрен онытмый. Балаларга наз һәм игътибар бүләк итәргә, аларны хаталардан курыкмаска һәм кыю хыялларга өйрәтергә кирәк”. Гүзәлия Шәйгарданова укучыларының истәлекләре дә, үзләре үк тормышка ашырган хыяллары да күп. Аларның ачышлары киләчәктә тормышыбызда да киң кулланылыш табар, дип ышанабыз.

Фото – Г. Шәйгардановның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев