Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыткан укытучыларга 100 мең сум күләмендә премияләр билгеләнде

Бу хактагы тиешле карарны ТР Министрлар Кабинетының рәисе Алексей Песошин имзалады

Премиягә дәүләт мәктәпләрендә адаптив төп гомуми белем бирү программалары буенча укытучы педагоглар дәгъва итә ала. Конкурс сайлап алу үткәрү бурычы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.

Беренче яки югары квалификация категориясенә ия булган, кимендә өч ел стажы булган, директор яки директор урынбасары булмаган педагоглар бу түләүне алуга дәгъва итә ала. Ел дәвамында бүләкләнүчеләр саны 30 кешедән артмаячак.

Дәгъвачылар авторлык индивидуаль проект эшләп, аны гамәлгә ашырырга тиеш. Нәкъ менә шундый проектларны эшләүне стимуллаштыру, гомумән алганда, һөнәри осталыкны камилләштерү белән бергә, түләү бирү максатлары итеп күрсәтелгән.

Шул ук вакытта, кандидат сайлап алу үткәрелә торган елдан ике ел элек шундый ук бүләк алучы булырга тиеш түгел.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/vyplaty-pedagogam-obucayushhim-detei-s-ovz-vveli-v-tatarstane-6030977

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев