Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика күләм фестивальдә катнаштылар

Фестивальне ябу тантанасында Мөслим командасына Татарстан Республикасы флагын төшерү хокукы бирелде» - дип хәбәр итә безгә мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдертдинов.

11-17 август көннәрендә Баулы шәһәрендә "Галактика балалары" ("Дети галактики") дип исемләнгән палаткалы лагерьларның республика күләм фестивале узды. 

"Ел саен безнең район балалары әлеге фестивальдә актив катнашалар. Бу ел да искәрмә булмады һәм нәтиҗәдә 16 район командалары арасында Мөслим районы командасы "Спорт туризмы" буенча ярышларда 1нче урынны яулады. 

Балалар шулай ук "Лабиринт" спорт буенча ярышларда 1 нче урын, волейбол буенча 2 нче урын, Спорт туризмы техникасы буенча ярышларда 3 нче урын; "Ату"номинациясендә 2 нче урын алдылар. 

ГТО буенча шәхси беренчелектә Мөслим командасы кызлары 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар. "Спорт туризмы" буенча 1 нче урынны алып, медальләр, диплом, кубок һәм фестивальнең иң кыйммәтле бүләге - турист палаткасы белән бүләкләнделәр.

Фестивальне ябу тантанасында Мөслим командасына Татарстан Республикасы флагын төшерү хокукы бирелде" - дип хәбәр итә безгә мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдертдинов. 

Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев