Мөслимлеләр «Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе» Бөтенроссия конкурсында катнашты
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә җиңүче дипломы тапшырылды
22 сентябрь көнне, Татарстан Республикасының балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре белән «Балалар сәнгать мәктәбе – 2026: мәгариф, идарә, үсеш» республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова һәм хор бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгарданова катнашты. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе "Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе» Төбәк Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм мәктәпкә җиңүче дипломы тапшырылды.
Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Нет комментариев