Мөслимлеләр форумда катнашты
Мәгариф

Мөслимлеләр форумда катнашты

30 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы ата-аналары катнашында «Наставники Татарстана за безопасность» исемле форум узды.

"Бу чарада районыбызның актив әти-әниләре дә катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы ата-аналары өчен бердәм коммуникация һәм мәгълүмат мохите, тәрбия тирәлеге булдыру буенча эш векторларын билгеләү максатын күз алдында тотып оештырылды. 

Программада лекцияләр, тренинглар һәм төркемнәрдә эшләү каралган иде", - дип хәбәр ителә район мәгариф идарәсеннән алынган хәбәрдә.

Фото - район мәгариф идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев