Мөслим урта мәктәбендә «Энергосыйныф» ачылды
Мәгариф

Мөслим урта мәктәбендә «Энергосыйныф» ачылды

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә энергетика юнәлешендә белем бирү өчен тагын бер профильле сыйныф эшли башлады. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм укытучылар катнашты

«Энергосыйныф» — ул гадәти дәресләрне профильле белгечлекләр белән үреп бару форматы. Аның төп бурычы — укучыларга энергетика буенча тирәнрәк белем бирү, инженерия өлкәсенә кызыксыну уяту һәм аларга дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү. — Укучыларга сыйфатлы белем бирү һәм заманча һөнәрләргә кызыксыну уяту — мәктәпнең өстенлекле бурычы. «Сетевая компания» җәмгыяте һәм Казан дәүләт энергетика университеты ярдәме белән быел бездә инде икенче энергосыйныф ачылды. Бүген 11 сыйныфта энергетика юнәлешендә 10 укучы белем ала, яңа 9 сыйныфта исә 24 бала укыячак, — ди мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

«ЭнергоКласс» проекты кысаларында «Сетевая компания» АҖ белән хезмәттәшлек турында килешү 2024 елда төзелгән иде. Сыйныфта укучылар физика, математика, сызым һәм электроэнергетика өлкәсендә эшне оештыру нигезләрен тирәнтен үзләштерәчәк. Программа лекцияләр, олимпиадалар, мастер-класслар, экскурсияләр һәм практик дәресләрне үз эченә ала.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 25 сентябрь саныннан укыгыз.

 


Нет комментариев