Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Санкт-Петербургта сәяхәттә булды
Мәгариф

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Санкт-Петербургта сәяхәттә булды

Әлеге программада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты

Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. 

2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстан укучылары өчен Санкт-Петербург шәһәрендә «Россия халыклары бердәмлеге» мәдәни-агарту программасы оештырылды.

Әлеге программада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

"Сәяхәт барышында балалар Санкт-Петербургның тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннары белән танышты. Алар Россия этнография музеенда «Россия халыклары» экскурсиясендә, Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музеенда, Дәүләт Эрмитажында, Петропавловск крепостенда һәм «Петергоф» дәүләт музей-тыюлыгында булды.

Шәһәрнең матур архитектурасы, каналлары һәм ачылмалы күперләре дә укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

Әлеге сәяхәт балаларның күзаллауларын киңәйтте, Россия халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм бай мирасы турында яңа белемнәр бирде", – дип хәбәр итәләр балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.


Нет комментариев