Мөслим лицеенда Әтиләр көне уңаеннан батырлык дәресе узды
Мәгариф

Мөслим лицеенда Әтиләр көне уңаеннан батырлык дәресе узды

Әтиләр көне алдыннан Мөслим лицеенда Ватанны саклаучылар белән очрашу оештырылды

Чарада Һава десанты гаскәрләренең район ижтимагый бүлеге җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Мыльников, шулай ук лицейны тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашучы Ришат Моратов катнашты. Ришат Моратовның исеме лицейдагы «Герой партасы»на кертелгән.

Кунаклар укучыларга хәрби хезмәт, сугышчан дуслык, үзара ярдәмләшү турында сөйләделәр. Тыныч тормышның, гаиләнең кадерен белергә, укытучыларны хөрмәт итәргә һәм тырышып укырга киңәш иттеләр.

Очрашу укучылар өчен чын батырлык һәм ватанпәрвәрлек дәресе булды. Лицей коллективы кунакларга эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.

Фотолар һәм мәгълүмат – Мөслим лицееннан.


Нет комментариев