Мөслим лицее укучылары очрашуда катнашты
Очрашуда цифрлы гигиена һәм интернетта куркынычсызлыкны саклау кебек сораулар күтәрелде
Кичә укучылар "Конструктив әңгәмә" проекты кысаларында террорчылыкка каршы комиссия ярдәмчеләре белән очрашуда катнаштылар.
Очрашуда цифрлы гигиена һәм интернетта куркынычсызлыкны саклау, яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне профилактикалау, авыр тормыш хәлендә кешегә ярдәм итү, вербовщикларның хәйләләрен тану, буллинг белән ничек эш итәргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кебек сораулар күтәрелде.
Проект ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм ТР Иҗади яшьләр академиясе, Яшьләр министрлыгы, Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев