Мөслим «Күбәләк» балалар бакчасында татар халкының милли йоласы - Каз өмәсе уздырдылар
Бәйрәмнән әниләр дә, абиләр дә, бакчабызда тәрбияләнүче балалар да бик канәгать калды
28 ноябрь көнне Мөслим "Күбәләк" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен тәрбияче Гөлсинур Суфиәхмәтова, музыка тәрбиячесе Айгөл Мәҗитова, тәрбияче ярдәмчесе Гүзәл Митрукова татар халкының милли йоласы - Каз өмәсе уздырдылар.
"Бәйрәм каз өмәсенә багышланган шигырьләр, күнелле уен-көлке белән уралып барды. Егетләрнең "Каз канаты" җырын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Күмәк татар биюе һәркемгә дәрт өстәде. Бәйрәм беткәч, балалар тәмле тәбикмәк белән сыйландылар. Бәйрәмнән әниләр дә, абиләр дә, бакчабызда тәрбияләнүче балалар да бик канәгать калды", - дип хәбәр итәләр балалар бакчасыннан.
Гөлсинур Суфиәхмәтова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев