«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресе  узды
Мәгариф

«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресе узды

Мондый очрашулар укучыларда туган илгә карата хөрмәт, милләтебезнең мәдәниятенә һәм тарихына кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә.

Түбән Табын интернат-мәктәбендә узган “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресе “Россия халкының традицион кыйммәтләре” темасына багышланды һәм мәктәп музеенда узды.

"Дәрес барышында укучылар халкыбызның рухи мирасы, буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләр, гаилә кыйммәтләре, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм бердәмлек турында фикер алыштылар. Балалар традицион кыйммәтләрнең җәмгыять тормышындагы әһәмияте, яшь буынны тәрбияләүдәге роле турында үз уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

Мондый очрашулар укучыларда туган илгә карата хөрмәт, милләтебезнең мәдәниятенә һәм тарихына кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә", - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев