Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Ләйлә Баһауова «АгроНТРИ-2026» конкурсында зур уңышка иреште!

Әлеге җиңүе өчен райондашыбыз ике зур чарада катнашу өчен чакыру алды

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Ләйлә Баһауова «АгроНТРИ-2026» конкурсында зур уңышка иреште!

10 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Баһауованың «АгроВет» номинациясендәге фәнни проекты иң яхшылар рәтендә дип табылды. Әлеге җиңүе өчен райондашыбыз ике зур чарада катнашу өчен чакыру алды.

Ләйлә РФ Авыл хуҗалыгы министры катнашында узачак «Русское поле 2026» селекционерлар һәм орлыкчылар форумында һәм «АгроНТРИ-2026» Халыкара конкурсының финалы кунаклары рәтендә булачак.

Укучыбызны һәм тикшеренү эшенә кызыксыну уяткан биология укытучысы Илмира Мөбәрәкша кызы Сафаргалинаны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Фото – Мөслим урта мәктәбеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев