Күбәк мәктәбендә «Ата-аналар патруле» эшли
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан Кубәк урта мәктәбендэ «Ата-аналар патруле» эшли башлады.
"Гаилә көне" уңаеннан һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан Кубәк урта мәктәбендэ "Ата-аналар патруле" үз эшен башлап җибәрде.
Патрульнең максаты - мәктәпкә бару юлында ата-аналар һәм балаланың юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен контрольдә тоталар. Җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында тагын бер кат аңлату эшләре башкарылды.
Машина йөртүче ата-аналар белән балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны утырту җайланмаларын мәҗбүри куллану, 14 яшькә кадәр балаларга юлның машина йөрү өлешендә велосипедта һәм скутерларда йөрүне тыю, «Өй-мәктәп-өй» куркынычсыз юлы турында әңгәмәләр үткәрелде, - дип хәбәр итәләр Күбәк урта белем бирү мәктәбеннән.
Фото - Күбәк урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев