Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты
Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда бу фәннәрне сайлаучылар саны сизелерлек арткан
КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды.

Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда бу фәннәрне сайлаучылар саны сизелерлек арткан:
2024 ел: 7 кеше
2025 ел: 32 бала
2025/2026 уку елында: 79 укучы! Шулар арасыннан Мөслим районыннан Йолдыз Хәсәнова татар теле һәм татар әдәбиятыннан да белемнәрен сынап, ике имтихан тапшырган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны һәм мөгаллимнәрне республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде.

«Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уятучы зур бер көчтер. Сез татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерә алдыгыз, 11 ел дәверендә белем алган уку йортларына, укытучыларыгызга рәхмәтле буласыз. Имтихан нәтиҗәләре – ел дәверендә башкарган хезмәтегезнең җимеше. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Сез – бер агымнан агып баручылар түгел. Сез – үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин укучыларга.

Имтиханны сайлаган укучылар түбәндәге муниципаль берәмлекләрдән: Азнакай (1), Актаныш (2), Арча (1), Әтнә (1), Балтач (1), Бөгелмә (1), Казан (58), Кайбыч (1), Кукмара (3), Мөслим (1), Чаллы (5), Түбән Кама (1), Яңа Чишмә (1), Нурлат (1), Балык Бистәсе (1).

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев