Мәгариф

Яңа Усы мәктәбендә Әтиләр көне уңаеннан патриотик очрашу узды

Әти – гаиләнең терәге, балалары өчен яклаучы да, үрнәк тә

Фото – Яңа Усы мәктәбеннән.
Фото – Яңа Усы мәктәбеннән.

"Әтиләр көне уңаеннан Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау!" дип исемләнгән патриотик чара оештырылды.

Очрашуга мәктәп укучылары Назар һәм Риана Кондратьевларның әтиләре Геннадий Григорьевич чакырылды. Ул балаларга Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән еллары, солдат тормышы, хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Укучылар хәрби ант, бурыч, батырлык, патриотизм, хәрби туганлык кебек төшенчәләр белән якыннанрак таныштылар.

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә үтте. Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Солдатларның көн тәртибе, ничә минут эчендә киенеп өлгерергә тиеш булулары, армиядә нәрсә ашатулары, күпме йоклаулары – укучыларны барысы да кызыксындырды", – дип хәбәр итәләр Яңа Усы төп мәктәбеннән.

Чара ахырында истәлеккә күмәк фотога төштеләр. «Армиядә хезмәт итәргә телисезме?» дигән сорауга балалар бертавыштан «Әйе!» дип җавап бирделәр.

Мәктәп коллективы Геннадий Григорьевичка эчтәлекле һәм кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Фото – Яңа Усы мәктәбеннән.


Нет комментариев